Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы талантлы улын югалтты

Республика җәмәгатьчелеге, районыбыз зур югалту кичерде. Әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь, язучы һәм нәшир Мөдәррис Вәлиев вафат булды.

Мөдәррис Вәлиев районыбызның Татар Мулла авылында үсә. Зиһенле, талантлы малай кечкенәдән шигырьләр яза. Аның беренче шигырьләре һәм язмалары ул чакта “Коммунизм юлы” исеме белән чыгучы район газетасында басылып чыга. Казан дәүләт университетында укыганда да Мөдәррис Вәлиев район газетасында практика уза, укуын тәмамлагач берничә ел “Коммунизм юлы”нда эшли дә.

Мөдәррис Вәлиев татар әдәбиятында күренекле урын тотучы талантлы әдип иде. Ул “Салих Маннапов” тәхәллүсе (псевдонимы) белән язды.

Якташыбыз “Әлки хәбәрләре” белән тыгыз элемтәдә яшәде. Аның хикәяләре, шигырьләре, мәкаләләре район газетасында әледән-әле дөнья күрде.

Мөдәррис Вәлиевнең  иҗат планнары бик зур иде. Ни кызганыч, авыр чир аны арабыздан  алып китте. Аңа 67 яшь иде.

Әдипнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын.

Мәрхүм бүген Казанда җирләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев