Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Татар Мулла авылында яшәүче Рамил һәм Сания Гыйматдиновлар бүген Казанда кабул итүдә катнашалар. ФОТО

Бүген, 27 августта, Татар Мулла авылында яшәүче Рамил һәм Сания Гыйматдиновлар Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым исеменнән оештырылган кабул итүдә катнашалар. 

 
Республика көне алдыннан Казанда  үрнәк гаиләләрне  кабул итү мәҗлесе үткәрү матур традициягә әйләнде. Бүген үткән бу тантанада районыбызның иң күркәм парларыннан берсе Рамил һәм Сания Гыйматдиновлар катнашты. Рамил Гыйматдинов – районда гаять уңышлы эшләүче гаилә фермасы җитәкчесе. Ә аның гомер юлдашы Сания ханым күп еллардан бирле Иске Алпар авыл җирлеге халкының сәламәтлеге сагында тора. Алар үзләре кебек булдыклы һәм тырыш өч бала үстерәләр. Гыйматдиновларны Татар Мулла авылын тотып торучы гаиләләрнең берсе дип тә атыйлар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев