Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Түбән Әлки авылы халкы өйләре янган күп балалы гаиләгә 50 мең сумнан артык акча җыйган

Түбән Әлки авылы халкы өйләре янган Ирдинкиннар гаиләсенә 50 мең 200 сум акча җыйган.

Авылның почта бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Гәрәева бу хакта:

– Көн дә шылтыратып хәлебезне белүче күрше әбинең бу юлы тавышы бик борчулы иде. “Кызым, елый-елый укыдым, гәҗиттә язганнар, Иске Тахталыда яшәүче Ирдинкиннар гаиләсенә зур бәла килгән икән бит, өйләре янган. Балаларын җәллим, әзрәк булса да ярдәм итәсем килә. Хәзер акча кертеп чыгам, зинһар, теләсәң ничек тапшыр”, ди. Озак уйлап йөрдем. Мондый бәла беребездән дә ерак йөрми... “Авылдашлар, аз булса да ярдәм итә алмыйбызмы, ник без читтә калдык”, дип авылдашлар төркеменә яздым. Без төркемдә 255 кеше, авылыбызда йортлар саны да әз түгел, тамчыдан күл җыела дигәндәй... Хәлдән килгәнчә (50-100 сум) кушылсак та, зур сумма җыелыр иде. Уңай нәтиҗәгә килсәк, тупланган акчаны шәхсән үзем илтеп тапшырыр идем, дидем. Шөкер, авылдашлар битараф калмады,–дип сөйләде.

Авыл халкы, чыннан да, Ирдинкиннар гаиләсенә килгән казаны үзенекедәй кабул иткән. Түбәнәлкилеләр бер атна эчендә 50 мең 200 сум акча җыйган. Алсу бу акчаны һәм балаларга күчтәнәчләрне Иске Тахталыга илтеп  тапшырган.

Әнә шулай, өйләре янган биш балалы гаилә хәсрәте белән ялгыз калмады. Райондашлар, якташлар Ирдинкиннарга ярдәм кулы сузды. Игелекле кешеләр булышлыгы белән алар яңа өйләрен дә өлгертеп керерләр инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев