Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Түбән Әлки авылы халкы өйләре янган күп балалы гаиләгә зур суммада акча җыйган

Түбән Әлки авылы халкы өйләре янган Ирдинкиннар гаиләсенә 38 мең 800 сум акча җыйган.

 
Авылның почта бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Гәрәева бу хакта болай сөйләде:
–Көн дә шылтыратып хәлебезне белүче күрше әбинең бу юлы тавышы бик борчулы иде. “Кызым, елый-елый укыдым, гәҗиттә язганнар, Иске Тахталыда яшәүче Ирдинкиннар гаиләсенә зур бәла килгән икән бит, өйләре янган. Балаларын җәллим, әзрәк булса да ярдәм итәсем килә. Хәзер акча кертеп чыгам, зинһар, теләсәң ничек тапшыр”, ди. Озак уйлап йөрдем. Мондый бәла беребездән дә ерак йөрми... “Авылдашлар, аз булса да ярдәм итә алмыйбызмы, ник без читтә калдык”, дип авылдашлар төркеменә яздым. Без төркемдә 255 кеше, авылыбызда йортлар саны да әз түгел, тамчыдан күл җыела дигәндәй... Хәлдән килгәнчә (50-100 сум) кушылсак та, зур сумма җыелыр иде. Уңай нәтиҗәгә килсәк, тупланган акчаны шәхсән үзем илтеп тапшырыр идем, дидем. Шөкер, авылдашлар битараф калмады. Дүрт көн эчендә 38 мең 800 сум акча җыелды. Әле бу эш дәвам итә. 1 апрель көнне җыелган бөтен акчаны Тахталыга күп балалы Ирдинкиннар гаиләсенә илтеп тапшырырмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев