Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: телефон урлаган хатын мәҗбүри эшләргә хөкем ителде

Район прокуратурасы 30 яшьлек Алия Дмитриевага карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Быел гыйнвар аенда Алия Дмитриева Юхмачыдагы таныш хатынында кунакта була. Бергә исерткеч эчемлекләр эчеп, кәеф-сафа корып утыралар. Алкоголь тәэсирендәме, Алия “кунак булсаң, тыйнак бул” дигән нәсихәтне тәмам онытып җибәрә. Җайлы вакытын туры китереп, ул бу өйдәге икенче берәүнең, шулай ук Юхмачы кешесенең Philips S 337 телефон-смартфонын һәм аңа куелган 8 Гб күләмле хәтер картасын урлап чыга. Үзенең гамәлләре белән Алия Дмитриева әлеге затка 2801 сумлык матди зыян китерә.

Суд утырышында ул үзенең гаебен тулысынча таныды. Суд Алия Дмитриеваны РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда – чит милекне яшерен урлауда – гаепле дип тапты.

А.Дмитриева 120 сәгатькә мәҗбүри эшләргә хөкем ителде.

Хөкем карары законлы көченә керде.

Луиза Хәйруллина,

район прокуроры урынбасары, юстиция советнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев