Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы террорлыкка каршы комиссиясендә алда торган бәйрәмнәрне хәвефсез үткәрү мәсьәләсе каралды

Террорга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы алда торган 8 Март, кышны озату бәйрәмнәрен имин уздыру мәсьәләсенә багышланды.

Утырышны район башлыгы, комиссия рәисе Александр Никошин алып барды. Комиссия утырышында район прокуроры Руслан Гыйзәтов, авыл җирлекләре башлыклары, кайбер оешма-учреждениеләр вәкилләре катнашты.

Мондый зур бәйрәмнәр уңаеннан районда  үткәрелә торган чараларда күп халык катнаша. Андый вакытта уяулык күрсәтү, иминлекне саклау бик мөһим. Район янгын-коткару часте начальнигы урынбасары Дмитрий Романов үз чыгышында шуңа игътибарны юнәлтте. Ул клубларда, мәктәпләрдә, спорт залларында күп халык катнашында уза торган чараларда запас чыгу юлларының ачык булуын төп шарт итеп куйды. Шулай ук янгынга каршы беренчел көрәш чараларының төзек булуы һәм тиешле урыннарда торуы зарурлыгына басым ясады.

Район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы урынбасары Денис Шипигин Алексеевск агрокөллиятенең район филиалында узган өйрәнүләр хакында сөйләде. Биредә  шартлаткычка охшаган предмет табылуы турында (шартлы рәвештә) полиция бүлекчәсенә хәбәр кергән. Бу факт буенча барлык хезмәтләр дә оператив  һәм аңлашып эш иткәннәр. Көллият коллективы да өйрәнүләрдә үзен яхшы әзерлекле итеп күрсәткән.

Утырышта районда экстремистлыкка һәм террорлыкка каршы тору, бәйрәмнәрне хәвефсез үткәрүгә кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев