Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы тиздән Цифрлы ТВга күчә

14 октябрьдә Татарстанда аналог тапшырулар тәмамлана. Федераль 20 канал тапшыруларын карау өчен цифрлы телевидениегә күчәргә кирәк.

Эш антеннаның сыйфатында

14 октябрьдә Татарстанда аналог тапшырулар тәмамлана. Федераль 20 канал тапшыруларын карау өчен цифрлы телевидениегә күчәргә кирәк.

Әгәр федераль канал логотибы (тамгасы) янында  “А” хәрефе булса, 20 дән артык канал күрсәтмәсә, телевидение өчен абонент түләүләр булмаса, сез аналог сигнал кабул итүче телевизор карыйсыз дигән сүз. “Цифрлы” сигналлар кабул итү өчен DVВ-Т2 стандартындагы махсус приставка кирәклеген беләсездер инде. Әле бит антеннаны да дөрес сайларга кирәк.

 

Антенна сайлау

Цифрлы эфир сигналын кабул итү өчен бүлмә яки урам антеннасы сорала. Телебашнядан ерак яшәмисез икән, зур булмаган бүлмә антеннасы да ярый. Андый антенна белән авылда, дачада, телебашнядан ерак урнашкан башка җирләрдә сыйфатлы сигнал кабул итү ансат яисә бөтенләй мөмкин түгел. Мондый урыннарда урам антеннасы куллану яхшырак. Аны бүлмәнең, өйнең тышкы ягында – балконда, тәрәзәнең урамга караган ягында урнаштыру зарур.

Антенналарның гадие һәм көчәйткечлесе була. Гади антенна телебашнядан ерак булмаган арада сигнал кабул итү өчен әйбәт. Әмма аның мөмкинлекләре чикле. Сез телебашнядан ерак яшәсәгез яисә тирә-юньдә биек агачлар, күп катлы өйләр булса, мондый антеннаның мөмкинлекләре чикле.

Көчәйткечле антенна кабул ителә торган сигналның сыйфатын яхшырта. Ул авыл җирендә урнаштыру өчен бик әйбәт.

Әгәр антенна цифрлы ТВ сигналын кабул итү өчен генә кулланылса, дециметрлы (ДМВ) диапазонлы антенна да җитә. Бер үк вакытта аналог һәм цифрлы сигналлар  кабул итәсе булса, бөтен төр дулкында эшләүче ан тенна урнаштырыгыз.

 

Антеннаны көйләү

Гадәттә антеннаны ничек җыярга кирәклеге аның инструкциясендә языла. Инструкцияне антеннаны сатып алганда укыгыз! Аны кая куярга һәм телевизорга ничек тоташтырырга икәнлегенә аеруча игътибар итегез.

Антеннаны DVВ-Т2  стандартындагы телевизорга тоташтырырга кирәк. телевизорыгыз 2013 елдан алданрак алынган һәм бу стандартны кабул итми икән, аңа  шушы стандартта эшләүче приставка тоташтырырга кирәк.

Антенна әйбәт кабул итсен өчен аны телебашняга юнәлтегез. Әгәр урам антеннасы кулланылса, аны җитәрлек биеклектә күтәрергә туры килә. Сездә интернет булса, цифрлы эфир телевидениесенең карта.ртрс.рф сайтындагы картага мөрәҗәгать итәргә була. Анда регионыгыздагы барлык цифрлы объектлар күрсәтелгән. Өегезгә иң якын телебашняны кайсы якта урнашуын карап антеннаны шунды борырга кирәк. Бу очракта сезгә компас ярдәм итә ала.

Антеннаны күрше өйләр антенналарына карап та борып куя аласыз. Шуннан соң каналларны автомат җайлауны кабызыгыз. Әгәр җирле, төбәк каналларын карыйсыгыз килсә, аларның кайсы диапазонда эшләвен ачыклагыз. Метрлыда икән, антенна да бөтен төр дулкыннарны кабул итә торган булсын.

 

Сигналларны ышынычлы кабул итү зонасы

Төрле торак пунктларда тапшыру җайланмасының егәрлегенә карап сигналны ышанычлы кабул итүнең төрле зоналары була.

Идеаль шартларда (антенна эленгән биеклек 10 метр, яшәү урыны – географик тигезлек, телебашня күренеп тора) цифрлы сигналны ышанычлы кабул итү зонасының  радиусы түбәндәгечә: 10Вт – 3 км тирәсе, 50 Вт – 5 км, 100Вт – 15 км тирәсе, 500Вт – 25 км, 1кВт -30-35 км, 2 кВт – 35-40 км, 5 кВт – 40-50 км тирәсе.

Сезгә иң якын урнашкан тапшыру башнясының егәрлеген шул ук карта.ртрс.рф картасында карый аласыз. Үзегезнең торак пунктны табыгыз, башня рәсеменә басыгыз һәм экранда сезгә кирәкле мәгълүмат килеп чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев