Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: транспорт чарасын теркәү һәм “права” алу яисә алыштыруга электрон төстә гариза бирү отышлы

.

Автомототранспорт чараларын һәм аларның прицепларын теркәүгә, шулай ук машина йөртү таныклыкларын алыштыруга һәм алуга электрон төстә язылырга була. Бу www.госуслуги.РФ “Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы” мәгълүмат системасы аша эшләнә. Шунысы да бар: дәүләт пошлинасын www.госуслуги.РФ порталы аша түләгәндә 30 процент ташлама бирелә.

Интернет аша дәүләт хезмәтләреннән файдалану өйдән чыкмыйча һәм чиратларда вакыт уздырмыйча гына гариза бирергә, шулай ук Дәүләт автоинспекциясенең үзегез өчен уңайлы имтихан яисә теркәү подразделениесен, анда бару көнен һәм вакытын сайларга мөмкинлек бирә. Өстәвенә, дәүләт хезмәтләреннән файдалану өчен зарур булуын гаризаны һәм документларны кабул итү һәм теркәү вакытыннан автомототранспорт чараларын һәм аларның прицепларын теркәүгә, шулай ук машина йөртү таныклыгын алыштыруга һәм алуга кадәр дәүләт хезмәтләре күрсәтү срогы (гариза бирүче барлык процедураларны эзлекле һәм уңышлы башкарган очракта)бер сәгатьтән артмый.

Россия милли транспорт йөртү таныклыкларын алыштыру, халыкара транспорт йөртү таныклыкларын алу һәм алыштыру буенча дәүләт хезмәтләре республиканың күп функцияле үзәкләрендә (МФЦ) дә күрсәтелә. Аның филиаллары республиканың һәр районында, шулай ук бездә (Базарлы Матакта) бар.

Күп функцияле үзәктә гариза һәм документларны кабул иткәннән соң машина йөртү таныклыгы бирүгә кадәр вакыт 15 эш көненнән дә артмый.

Халыкка уңайлы булсын өчен быелның 1 октябреннән биредә кешеләрне кабул итү кичен дә – 20.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев