Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Цифрга” күчү чорында халыктан 42 мөрәҗәгать алынган

Цифрлы 20 канал карыйбыз

14 октябрьдән бөтен Россия территориясендә цифрлы телевидениегә күчү төгәлләнде.

Хәзер илнең теләсә кайсы ноктасында, шул исәптән таулы өлкәләрдә, иң ерак районнарда яшәүчеләр дә югары сыйфатлы телетапшырулар карый алалар. Шунысы да мөһим:цифрлы 20 канал россиялеләр өчен бушлай.

Дүшәмбе киңәшмәсендә аналог телетапшырулар төгәлләнеп “цифрга” күчү хакында район башлыгы Александр Никошин да әйтеп үтте.

–Бу эшне даими контрольдә тоттык. Һәр авыл җирлегендә кешеләргә ярдәм итү өчен волонтерлар әзерләдек. Халыктан 42 мөрәҗәгать кергән иде, алар буенча тиешле чаралар күрелде,–диде ул һәм авыл җирлекләре башлыкларына мәсьәләне алга таба да игътибарсыз калдырмаска кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев