Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы туган як тарихы музеенда Тынычлык байрагы саклана

С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музее директоры  Мария Платонова Тынычлык байрагы эстафетасында катнашты.

 

Байракны Алексеевск районының туган як музеенда Тынычлык байрагы халыкара комитеты илчесе Тамара Макаренко тапшырды. Аның визиты Рерих Пакты имзалану көненә багышланган һәм “БМО Россиядә: 70 ел” Халыкара программасы  кысаларында уза. Чара барышында Спас, Алексеевск һәм Әлки районнары музейлары директорларына җәмгыять тормышында тынычлык, толерантлык, халыклар диалогы кыйммәтләрен ныгытуда актив катнашкан өчен дипломнар һәм плакатлар тапшырылды.

Тынычлык байрагы – боҗралы өч түгәрәк ясалган ак флаг, ул Рерих Пакты – сәнгать һәм фән учреждениеләрен, тарихи һәйкәлләрне яклау турында тарихта беренче халыкара килешү (1935) символы.

Ул Советлар Союзы Герое Александр Баландин белән хәтта космоста да булып кайткан. Шунысы игътибарга лаек, районыбыз музеенда әлеге вакыйга турында А.Баландин бүләк иткән фоторәсемнәр дә бар.

Тынычлык байрагы район туган як тарихын өйрәнү музеенда сакланачак. Музейга килеп, байракның тарихы турында күбрәк белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев