Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ​​​​​​​Украинада махсус операциядә катнашучы солдатлар өчен бүләкләр әзери

​​​​​​​Украинада махсус операциядә катнашучы солдатлар өчен бүләкләр әзерләп җибәрү дәвам итә. 

 
Әлеге эштә безнең район да катнаша. Бу юлы Мәскәүдән ерак түгел Красногорск шәһәрендәге хәрби госпитальдә дәваланучылар өчен (алар арасында безнең район егетләре дә бар) күчтәнәчләр салынган тартмалар ясала. Әлеге тартмаларга тәм-томнан башка ир-егетләр өчен эчке киемнәр, шәхси гигиена әйберләре, башка кирәк-ярак, әйтик, футболка һәм сөлгеләр, трико һәм свитерлар салырга мөмкин. Мондый бүләкләр белән без сугышчыларга аларны туган якларында хөрмәт итүләрен һәм көтүләрен искәртәбез, җылы хисләребезне җиткерәбез. Чөнки егетләр бүген туган илебез мәнфәгатьләрен, димәк, һәрберебезне кайгыртып, җаваплы бурыч үтиләр. 
Бу акциядә катнашып, госпитальдә дәваланучы солдатларга күчтәнәч җибәрергә теләүчеләр бүләкләрен район мәдәният йортына китерә алалар. Күчтәнәчләр салынган тартмаларны  бу атнаның якшәмбесендә Мәскәү янындагы госпитальгә озатачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев