Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы укучылары географиядән диктант яздылар

.

Үткән якшәмбедә Татар Борнае, Юхмачы, Базарлы Матак мәктәпләрендә һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә укучылар география буенча  диктант яздылар.

Географиядән диктант үткәрү башлангычы белән Россия Президенты Владимир Путин чыккан иде.  Әлеге масштаблы акция быел бишенче тапкыр үткәрелә. 27 октябрьдә старт алган бу чара 31 октябрьгә кадәр дәвам итә. Бу көннәрдә аны онлайн язарга мөмкин. Тагын берничә мәктәптә укучылар  шул рәвешле география буенча белемнәрен сынап карадылар. Нәтиҗәләр ноябрь азагында билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев