Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы укучылары Казанда музейларда булып, күргәзмә карап кайттылар

Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең татар теле укытучылары һәм X-XI сыйныфлар укучылары башкалабыз Казанга барып, Каюм Насыйри һәм Татарстан Дәүләт Милли музейларында булып кайттылар.

Музейларда алар белән язучы якташыбызның кызы Гөлфия Дәүләтшина да булды, әтисе Нәби Дәүлигә багышланган күргәзмәне күрсәтеп, күп кенә кызыклы мәгълүмат бирде. Аннары укучылар Казан Кремлен, Кол Шәриф мәчетен карадылар, Бауман урамында йөрделәр. Кич җиткәч, барысы бергә Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында “Гомер буе сине көтәм” дигән спектакль карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев