Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы укучылары, плакатлар ясап, “Парклар маршы-2018” республика бәйгесе җиңүчеләре булдылар

.

Түбән Әлки һәм Борискино урта мәктәпләре укучылары “Парклар маршы-2018” халыкара табигатьне саклау акциясенең республика бәйгесе җиңүчеләре булдылар.

“Яшьләр һәм табигать – уртак киләчәк” шигаре астында узган әлеге бәйгене районыбызда “Спас” тыюлыгы оештырды. Мәктәп укучылары анда  табигатьне саклауга багышланган плакатлар ясап катнаштылар. Нәтиҗәдә Түбән Әлки мәктәбеннән Динә Гобәйдуллина һәм Азалия Иванова, Борискино мәктәбеннән Дарина Бокарева җиңүчеләр дип табылдылар. Алар Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталарына һәм бүләкләренә ия булдылар. Плакатлар конкурсына лауретлар әзерләгән өчен Түбән Әлки мәктәбенең химия укытучысы Гөлназ Хәмитова һәм Базарлы Матак мәктәбенең биология укытучысы Гүзәл Гаязова да грамоталар белән бүләкләнделәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев