Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы укытучыларына яңа ноутбуклар бирделәр

Район укытучыларына яңа ноутбуклар бирделәр.

  Мәктәпләр өчен барлыгы 121 берәмлек заманча техника кайтты. Татарстан мәктәпләрендәге ноутбукларны яңарту буенча киң колачлы проект республикада Цифрлаштыру елы кысаларында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән Ак Барс Банк тарафыннан гамәлгә ашырыла.

–Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм “АК БАРС” БАНК җәмгыяте идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәевкә зур рәхмәтемне белдерәм,–диде район башлыгы Александр Никошин. Ә район педагоглары исеменнән эчкерсез рәхмәт сүзләрен Базарлы Матак мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова әйтте.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сурия Вәлиева әлеге вакыйга уңаеннан болай диде:

–Шундый бүләк кабул итү – барыбыз өчен дә зур шатлык. Яңа ноутбуклар безгә яңа мөмкинлекләр һәм уңышлар китерсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X