Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы укытучысы “Россиянең ел укытучысы” бәйгесендә “Балалар йөрәкләре призы” номинациясендә җиңде

Хузангай урта мәктәбенең география укытучысы Виталий Скоков “Россиянең ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында “Балалар йөрәкләре призы” номинациясе җиңүчесе булды.

Виталий Петрович үзенең туган мәктәбендә 22 ел инде балаларга белем бирә. 2004 елда ул Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлап география укытучысы белгечлеге алган.

Виталий Скоков бу профессияне очраклы гына сайламаган. Аларның нәселендә бөтенесе диярлек укытучылар, шуңадыр да ул үзен бары педагог итеп күргән. Әтисе Петр Алексеевич армия хезмәтеннән соң мәктәптә ОБЖ һәм физкультура укыткан. Әнисе Татьяна Витальевна – рус теле һәм әдәбияты мөгаллиме, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы. Ә әнисенең энесе Олег Мурзин – Татарстанның атказанган укытучысы.

Педагог “Россиянең ел укытучысы” конкурсында беренче тапкыр гына катнашмый. Быел ул, бәйгенең район этабында җиңеп,  Болгар шәһәрендә зона этабында катнашты, аннан республика этабына да уза алды.

Виталий Скоков конкурста шәһәр мәктәбе укучылары белән география дәресе үткәрә. Дәрес балаларга да, жюри әгъзаларына да бик ошый. Педагогның укыту алымнары укучыларны кызыксындыра, мавыктыра, алар аны зур игътибар белән тыңлыйлар, дәрестә актив катнашалар. Конкурс комиссиясе Виталий Скоковның хезмәтен югары бәяли. Нәтиҗәдә ул “Балалар йөрәкләре призы” номинациясендә җиңү яулый, Самарага теплоходта сәяхәт итү путевкасы белән бүләкләнә. Кызганыч, шәхси сәбәпләр аркасында ул әлеге сәяхәттә катнаша алмый.

Виталий Петрович әйтүенчә, “Ел укытучысы” бәйгесенә әзерләнүдә аңа коллегалары бик ярдәм иткән. Моның өчен ул аларга бик рәхмәтле. Билгеле, мәктәп, район данын яклап бәйгедә шундый югары дәрәҗәгә ирешүе - Хузангай мәктәбе укытучылары өчен дә горурлык.

Мәктәп директоры Юлия Филиппова география укытучысы Виталий Скоковның укучысы булган икән.

  • Виталий Петрович мәктәптә эшли башлаганда мин 11 сыйныфта укый идем. Педагоглык эшчәнлегенең беренче чорында ук ул үзен профессионал итеп күрсәтте. Безнең белән тарих дәресләре үткәрүе әле дә хәтеремдә, - дип искә ала Юлия Филиппова. – Ул дәресләрне шулкадәр кызыклы итеп оештыра, балаларны шундый мавыктыра, анда битараф булу мөмкин түгел иде.

Мәктәп директоры Виталий Скоковның бик төгәл, дисциплиналы хезмәткәр булуын, үзенең белемнәрен, укытучы осталыгын камилләштерү өстендә даими эшләвен дә билгеләп үтте.

Мәктәпнең элекке җитәкчесе Ольга Аверьянова да Виталий Петровичны бары яхшы яктан тасвирлады.

  • Бик тыйнак, зыялы, белемле педагог ул. Балалар белән дә,  хезмәттәшләре белән дә уртак тел таба. Үзе укыта торган фәнне бик әйбәт белә. Минемчә, аңардан бер дигән тарих укытучысы да чыгар иде, - ди ул.

Виталий Скоков үрнәк гаилә башлыгы да. Тормыш иптәше Ирина белән алар биш бала тәрбияләп үстерәләр.

Профессиональ осталыгы, хезмәтенә бирелгәнлеге белән балалар күңелен, коллегаларының һәм әти-әниләрнең олы ихтирамын яулаган педагогка җаваплы хезмәтендә яңа зур уңышлар насыйп булсын!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев