Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Урманчы – урманда төп кеше

.

Узган ел ахырында республика хөкүмәте безнең район кураторы итеп Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров билгеләнде. Ул мөһим чараларда катнашачак, авыл халкының проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтәчәк. Эш сәфәре барышында министр Түбән Әлкидә Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновларның сәнәгать мәйданчыгында булды, Түбән һәм Югары Әлкидә гражданнар җыеннарында катнашты, район урманчылыгы һәм урман хуҗалыгының эш йомгаклары буенча киңәшмә үткәрде. Сәфәр барышында аны район башлыгы Александр Никошин озатып йөрде.

 

Министрлык карамагындагы хезмәткәрләр белән йомгаклау киңәшмәсе балалар иҗат йортында узды. Чөнки урман хезмәткәрләренең төп эш бинасында хәзерге вакытта ремонт бара, җылыту һәм канализация системасына реконструкция ясала, «Строитель и К» эшчеләре планнарында идәннәрне алыштыру һәм плитка җәю бар. Бинаны яңартуга республика бюджетыннан өч миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Төп доклад белән җитәкче-лесничие Илсур Зәйнуллин чыгыш ясады. Ул 2020 елда 78 гектар мәйданда урман торгызу, 441 га  мәйданда урман культураларын агротехник карау, урманнарны 242 гектарга арттыру, урман питомнигында 0,6 га орлык чәчү кебек эшләр башкарылуын әйтеп үтте. Моннан тыш агачларның урман барлыкка китерүче төп токымнарыннан 400 килограммга якын орлык әзерләнүен һәм 720 мең данәдән артык стандарт утырту материалы (агач үсентеләре) үстерелүен сөйләде.

  • Федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда 450 дән артык рейд үткәрелде һәм административ хокук бозулар турында 16 беркетмә төзелде, - дип әйтеп үтте  Илсур Зәйнуллин.

 

Республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә авыр хезмәтләре һәм сайлаган эшләренә тугры булганнары өчен рәхмәт белдерде. «Урманнардагы янгын куркынычы сезонына әзерлеккә аерым игътибар бирүегезне, урман законнарын бозу очракларын ачыклауны һәм кисәтүне һәм урманнарда санитар куркынычсызлыкны тәэмин итүне көчәйтүегезне сорыйм", - диде ул, яшел мундирлы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. Министр урманнарны яңадан торгызу өлкәсендә эшне көчәйтү мөһимлегенә басым ясады. Шулай ук пычкы материаллар җитештерүне киметүгә юл куймаска кирәк, дип ассызыклады.

 

Киңәшмә ахырында иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булды. Чуаш Кичүе участогы лесничие Илдар Зәйнуллинны, Юхмачы участогы урман мастеры Рәсим Гатауллинны Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев