Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы урып-җыю эшләрендә республикада лидер

Районыбыз – урак лидеры

Район урып-җыю эшләре буенча республикада алдынгы – бездә уракның 66 проценты төгәлләнде.

Дөрес, бу бөртек өчен кукуруздан тыш. 33 мең 553 гектарда игелгән бөртеклеләрнең 22 мең гектарында игеннәр суктырып алынды.

Уҗым бодае быел районда 18 мең гектарда үстерелсә, хәзергә аның 1 мең гектарын гына суктырып аласы калган. Шулай ук быел бездә арпа мәйданнары зур – 8667 гектар. Бу культура барлык кырларда да өлгерде. Аның 3539 гектары җыеп алынды да инде. Борчак тулысы белән диярлек суктырылды. 

Районда 60 мең тонна яңа уңыш амбарларга керде. Басуларда әлегә кадәр 60 комбайн эшләде. Соңгы вакытта аларның саны кимеде. Кайбер хуҗалыкларда бөртеклеләр тулысынча җыеп алынды, һәм аларның комбайннары башка район филиалларына ярдәмгә китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев