Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Валентина Ларионова үзенең эш практикасындагы  кызыклы хәлне сөйләп көлдерде

Юхмачы авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Валентина Ларионова үзенең эш практикасындагы  кызыклы хәлне сөйләп көлдерде.

  Бервакыт шулай “госакт” дигәнне “гусак” дип ишетеп, нишләргә белми аптырашта калган була ул. “Һәр уен сүздә дөреслек тә бар”,–диләр бит халыкта. Бу хак та. Стажлы сәркатип җирлектәге һәр кешене генә түгел, кайсы хуҗалыкта нинди терлек асралганны да белә.

 

 

Валентина Александровна бу вазыйфада 15 ел эшли. Райтопсбытта бухгалтер, икътисадчы тәҗрибәсе дә бар аның. Ә хезмәт биографиясен ул Казандагы 49 нчы  һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң әлеге предприятиедә станокта эшләп башлап җибәрә. Ул чакта Юхмачы райтопсбытында юыну бүлмәләре өчен рәшәткәләр, урындыклар, табуреткалар ясыйлар. Бу предприятиедә эшли башлавы очраклы түгел, биредә аның әтисе – слесарь, ә әнисе пычкылар үткенләүче булып хезмәт куйган. Анда эшләгәндә кыз читтән торып Мәләкәс авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтер профессиясен үзләштерә. Авыл егете Станиславка кияүгә чыгарга да өлгерә. Егет ул чакта метрлы утыннар җитештерү цехында эшли, ул бик матур җырлый да, бигрәк тә Юрий Антонов җырларын яратып башкара.

Балачактан иҗатны, сәхнәне яраткан Валентина берсендә шулай үзешчән сәнгать концертында әлеге егет белән бергәләп, ягъни дуэт белән җырлый. Әнә шуннан бирле алар тормыш юлыннан кулга-кул тотынып, бер-берсен аңлап, ярдәм итеп атлыйлар. Бу көннәрдә ирле-хатынлы Ларионовлар гәрәбә туйларын билгеләп үтте.

–Әгәр Слава мине аңлап, ярдәм итеп тормаса, бу вазыйфада бер көн дә эшли алмас идем. Безнең хезмәтебез бит эш көне кысаларына гына сыймый, тулы ял көннәребез дә юк, ә телефон турында инде әйтмим дә,–Валентина Александровна ире турында әнә шулай яратып сөйли.

Алар кызлары Света белән Ленаны тәрбияләп үстергәннәр, институтта укып инженер профессиясе алырга булышканнар, хәзер инде оныклары  Реналь белән Каринага сөенеп туймыйлар.

Чыннан да, сәркатипнең эше кабинетны бикләп өйгә кайтып китү белән төгәлләнми. Бу күпкырлы хезмәт, төрле өлкәләрдә белемле булуны, ә иң мөһиме, кешеләр белән уртак тел таба белүне таләп итә. Күп санлы документлар (утырыш беркетмәләре, карарлар, халык мөрәҗәгатьләренә язмача җаваплар, хуҗалык кенәгәләреннән белешмәләр, нотариаль кәгазьләр, дәүләт актлары) әзерләүдән тыш, сәркатип авылны төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүдә җирлек башлыгының уң кулы да. Иртә яздан кара көзгә кадәр җирлек башкарма комитеты хезмәткәрләре урамнарны җыештыру, йорт-җирне тәртиптә тоту зарурлыгы хакында халык арасында әңгәмәләр үткәрү, чүп үләннәрне чабу, баганаларны буяу һәм башка исәпсез-хисапсыз эшләр белән мәшгуль. Әле тагын җирле башкарма комитет сәркатибе армиягә хәрби чакырылыш өчен җавап бирә. Юхмачы җирлегендә бүген 22 призывник һәм хәрби бурычлы 199 кеше исәпләнә икән.

–Хәзер безнең үз тракторыбыз, шуңа бик сөенәбез. Аның чапкычы да, арбасы да, эттергече дә бар. МТЗ тракторы җирлеккә “кайтканга” инде җиденче ел –моның өчен республика хөкүмәтенә зур рәхмәт. Әлеге техника – иң җаваплы хезмәткәребез,–дип уенын-чынын бергә кушып сөйли әңгәмәдәшем.

Менә 10 ел инде Валентина Ларионова 759 нчы участок сайлау комиссиясе рәисе. Моннан тыш, безнең Валентина адашы Толкуновадан һич калышмый, ул башкарган рус җырлары һәр тыңлаучының күңел түренә үтеп керергә сәләтле.

Язмабыз каһарманын тыйнаклыгы да бизи. Үзеннән бигрәк ул җирлекнең бүгенге һәм элекке җитәкчеләре, коллегалары хакында сокланып сөйли. Аңа кадәр бу вазыйфада эшләгән, үз хезмәтенең серләренә өйрәткән Надежда Тарасова, һәр авылдагы ярдәмчеләре (үзара аларны “мэрлар” дип тә атыйлар) – Югары Әлморзадан Гөлфәридә Хәмидуллина, Түбән Әлморзадан Фәнүзә Вафина, Юхмачыдан Галина Фомина турында әңгәмәдәшебез бик матур сүзләр әйтте.

Җирлек башлыгы Рәмис Сәлахов Валентина Александровнаның төп сыйфатларын билгеләп үтте, болар – җаваплылык, күпкырлы белем, башлаган эшне ахыргача җиткерергә омтылу, һәр кешенең күңеленә юл таба белү. Шулай булмый мөмкин дә түгел, ул бит халыкка иң якын власть вәкиле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев