Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ватерполчылар командасы түбәнновгородлылар белән уртак тренировкалар үткәрде

Базарлы Матактагы “Ләйсән” йөзү бассейнында районның су полосы буенча кызлар командасы Түбән Новгород ватерполчылары белән уртак тренировкалар үткәрделәр.

Районда су полосы спорты зур үсеш кичерә. Бигрәк тә ватерполчы кызлар командасы төрле дәрәҗәдәге ярышларда уңышлы чыгыш ясый. Алар хәтта Россия беренчелегендә катнашып үз көчләрен сынадылар. Чагыштырмача яшь бу команданың әлеге турнирга эләгүе үк зур дәрәҗә иде.

Ватерполчыларыбыз үз осталыкларын даими камилләштерәләр. Менә узган атнада өч көн дәвамында  алар Түбән Новгородның шактый көчле яшьләр командалары белән уртак тренировкалар, иптәшләрчә очрашулар үткәрделәр. Әлеге уеннарны район башлыгы Александр Никошин да тамаша кылды. Ул районда су полосы спортын тагын да үстерү юнәлешендә ярдәм күрсәтергә ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев