Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: ветеринария белгечләре читтән китерелгән корбанлык сарыкның авыру булу ихтималы хакында кисәтә

Ветеринария белгечләре читтән китереп сатылган корбанлык сарыкларның авыру булуы ихтималы хакында кисәтә. 

 
Мөселманнар өчен бик әһәмиятле булган изге корбан ае башланырга берничә генә көн калды. Районыбызда корбан чалучылар елдан-ел арта. Билгеле, күпләр корбанлык терлекне сатып ала. Әмма читтән китерелгән  малларны сатып алудан сакланыгыз, дип кисәтә Дәүләт ветеринария инспекциясе белгечләре. Россиянең көньягыннан һәм Казахстаннан кайтарылган сарыклар арзанрак та булырга мөмкин, әмма аларның кеше һәм мал-туар өчен куркыныч булган йогышлы чирләр белән зарарланган булу ихтималы бик зур, ди ветеринарлар.  Әйтик, рөхсәтсез Казахстаннан кайтарылган авыру терлекләр узган елның көзендә Башкортстанда тилчә (ящур) чире таралуга сәбәпче булган. Берничә торак пунктта барлык терлекләр юк ителгән, зур икътисадый зыян салынган. Сарыклар үзләре ящур белән авырмаска да мөмкин, әмма алар бу куркыныч чирне мөгезле эре терлекләргә һәм дуңгызларга йоктыралар икән. 
Авылларга читтән сарык сатарга килүчеләр булса, алмау хәерле. Корбан ае шатлык белән, хәвеф-хәтәрсез узсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев