Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ветеринария белгечләре күрше өлкәләрдә кош гриппы табылу хакында искәртә

Тавык-чебеш, каз-үрдәк асраучылар өчен начар хәбәр: Чуаш Республикасының Батыр, Яльчик, Цивиль районнарында  кош гриппы вирусы табылган.

  Шулай ук Ульяновск һәм Самара өлкәләре дә кош гриппы буенча имин түгел.

Бу хакта район ветеринария берләшмәсе баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин хәбәр итә. Әлеге төбәкләрнең районыбызга күрше һәм бик якын урнашкан булуы һәркемгә мәгълүм. Шуңа күрә дә безгә аеруча уяу булырга, саклык чараларын көчәйтергә кирәк.

Камил Хәйруллин кош гриппыннан саклануның төп кагыйдәләрен исебезгә төшерә. Йорт кошларының киек кошлар, бигрәк тә суда йөзүчеләр белән бергә йөрүләренә юл куярга ярамый. Әгәр хуҗалыгыгыздагы кошлар күпләп үлә башласа, бу хакта кичекмәстән ветеринария белгечләренә хәбәр итегез.

Кош-корт сатып алганда да бик игътибарлы булу зарур. Сатучылардан ветеринария документларын күрсәтүне таләп итегез. Әгәр андый белешмәләре юк икән, алардан кошларны сатып алмавың хәерле. Югарыда аталган, кош гриппы буенча имин булмаган төбәкләрдән килгән сатучыларга тап булсагыз, бу турыда тизрәк район ветеринария берләшмәсенә җиткерегез.

Кош гриппының никадәр куркыныч чир булуы хакында газетада күп тапкырлар язганыбыз бар.  Узган елның маенда Лаеш районындагы кошчылык фермасында кош гриппы табылгач, андагы миллионлап тавык юк ителгән иде. Мондый хәвефле хәлгә юл куймас өчен ветеринария белгечләре искәрткән саклык кагыйдәләрен истә  тотыйк һәм тайпылышсыз үтик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев