Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ветеринария фельдшеры Шамил Төхвәтуллин Россия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде

Агросәнәгать комплексында озак еллар намуслы хезмәт иткән өчен ветеринария фельдшеры Шамил Төхвәтуллин Россия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

Хайваннар сәламәтлеген кайгыртуга гомеренең өч дистә елдан артык өлешен багышлаган Шамил Касыйм улы. Заманында ул Юхмачы ветеринария участогына шофер булып килә. әмма биредәге эшкә күңеле белән тартылып, кече ветеринария белгечләре курсын тәмамлый һәм 18 ел буе шушы участок белән җитәкчелек итә. Үз һөнәренә булган мәхәббәтен Шамил ага үзенең улына да тапшыра алган: Рамил Төхвәтуллин, ветеринария академиясен тәмамлап, туган ягына әйләнеп кайткан. Һәм үзе генә түгел: аның тормыш иптәше Энҗе кайнатасын алыштырып, участок мөдире вазыйфаларын үти. Шулай итеп, хәзер Юхмачы ветеринария участогында тату гаилә хезмәт куя.

–Ветеринар өчен булдыра алмыйм дигән сүзләр юк. Без, кирәк икән, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, көн торышы нинди булуга карамастан, хайваннарга ярдәмгә ашыгабыз. Чөнки эшебез шундый,–ди Шамил Төхвәтуллин.

Ә югары бүләкне авыл Айболитына Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәйтелгән коллегиясендә Россия авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Максим Увайдов тапшыра.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев