Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ветеринарлары терлекләрне туберкулезга планлы тикшерәләр

Районда мөгезле эре терлекләрнең барысына да туберкулин иньекцияләре ясалды.

Район дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре мөгезле эре терлекләрдә туберкулез булу-булмауга планлы көзге тикшерүләр үткәрәләр. Моның өчен хайваннар тиресенә махсус инъектор тарафыннан туберкулин эретмәсе кертелә. Өч көннән соң терлеккә тире реакциясе килеп чыкса, бу хайван организмында авыру кузгатучылар бар дигән сүз.  Бу хакта район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илшат Хәйретдинов сөйләде.

Тикшерү нәтиҗәләре иртәгә билгеле булачак. Район ветеринарлары терлекчелек комплексларын һәм шәхси хуҗалыкларны карап чыгачаклар һәм терлекләрне туберкулинга реакция булу-булмауга тикшерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев