Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы вәкилләре күргәзмәдә катнашты

​​​​​​​10 февральдә район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә бер төркем әлкилеләр Казанда узган ТатАгроЭкспо-2021 агротехнологияләр күргәзмәсендә булып кайттылар.

 Күргәзмә эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Россиянең 30 төбәгеннән 200 дән артык предприятия һәм чит ил компанияләре вәкилләре үз продукцияләрен, эш алымнарын күрсәтеп тәҗрибә уртаклаштылар. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы техникасы, төрле җайланмалар һәм запас частьләр, үсемлекләрне саклау чаралары, һәртөрле ашламалар, орлыклар, Татарстан фермерлары җитештергән продукция, авыл хуҗалыгы белгечләре өчен гаять кызыклы бик күп нәрсәләр бар иде.

Икенче көнне күргәзмә белән танышу өчен безнең район хуҗалыклары белгечләре дә Казанга юл тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев