Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы вәкилләре “Татар халкының үсеш стратегиясе” эскизы буенча фикер алыштылар. Фото

Әлеге киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.

Ул үз чыгышында “Татар халкының үсеш стратегиясе”нең әлегә эскиз рәвешендә генә булуын, аның буенча муниципаль берәмлекләрдән тәкъдим-фикерләр көтүләрен әйтеп үтте.

Әлеге чарада район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лия Мәрдегалләмова, Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев, район советының оештыру бүлеге начальнигы урынбасары Чулпан Гатауллина, гимназия директоры урынбасары Лилия Әһлиуллина һәм Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Замир Зарипов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев