Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы вәкилләре якташыбыз, Кәрим Тинчурин театры артисты Исламия Мәхмүтованың юбилей кичәсендә катнашты. ФОТО

21 декабрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге театрда якташыбыз, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтованың 75 яшьлек юбилеена багышланган тантаналы кичә булды.

 

Тамашачыларга Исламия Мәхмүтова иҗат иткән һәм сәхнәгә куйган “Син бит минем бергенәм” спектакле күрсәтелде. Зал тутырып килгән тамашачы яраткан артисткасын аягурә басып алкышлады, чәчәкләргә күмде. Якташ артистыбызны күркәм гомер бәйрәме белән тәбрикләп, аның иҗатын югары бәяләп, бик матур сүзләр әйтелде.

Югары Әлки авылында туып-үскән Исламия Һидиятулла кызы 55 ел  театрда хезмәт итү дәверендә 150 дән артык төрле пландагы образлар иҗат итеп, халык мәхәббәтен яулады. Сәхнәгә күтәрелгән һәркем күркәм юбилее уңаеннан аңа изге теләкләрен җиткерде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ритникова “Республика алдындагы казанышлары өчен” ордены медален, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хатын һәм алтын сәгать тапшырды. Юбилярны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстан һәм Башкортстан театрларыннан иҗатташ дуслары тәбрикләделәр.

Билгеле, күренекле якташыбызны котларга районыбыздан да зур делегация барды. Әлкилеләр сәхнәгә бәйләм-бәйләм чәчәкләр һәм авыл күчтәнәчләре белән менделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лия Мәрдегалләмова Исламия ханымга район башлыгы Александр Никошинның котлау хатын тапшырды һәм барлык Әлки халкы исеменнән  тәбрикләүләр җиткерде.

–Әлкидән чыккан күренекле якташлар турында сөйләгәндә без Сезнең исемне беренчеләрдән әйтәбез. Сез беркайчан да үз районыгыз, туган авылыгыз белән элемтәләрне өзмәдегез. Еш кына кайтып, авыл көннәре үткәрергә ярдәм итәсез. Хәтта туган авылыгызда кино төшердегез. Без Сезне бик яратабыз, Сезнең белән горурланабыз. Сезгә озын гомер, сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез,–диде Лия Каюмовна.

Югары Әлкидән авылдашлары Гөлнәфис һәм Фәния Минһаҗевалар артисткага каклаган каз, бавырсак, бал кебек туган як күчтәнәчләре тапшырдылар.

Әлки якташлыгы җитәкчесе Ришат Хафизов  Исламия Мәхмүтованы якташлык җәмгыятенең Мактау грамотасы белән бүләкләде,  районыбыз данын күтәрүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

–Иҗат кичәсе барышында Исламия апа үзенең Әлки төбәгеннән булуын кат-кат әйтте. Моны кунаклар да гел искә алдылар. Юбилярыбыз безнең делегацияне яратып һәм аерата бер җылылык белән “мишәрләрем минем” дип атады,–дип сөйли район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина.

Яраткан артисткаларын котларга аның мәрхүм ире  Хәлил Мәхмүтовның туган ягы Мамадыш районы вәкилләре дә килгән иде.

Бу кичәдә  тамашачы  гомерен сәхнәгә, театрга багышлаган фидакарь артисткага  үзенең ихлас яратуын белдерде, аның иҗатына югары бәя бирде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев