Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы волейбол беренчелегендә “Алпар” командасы янә чемпион булды

Ир-атлар командалары арасында волейбол буенча район беренчелегендә янә Алпар авыл җирлеге егетләре җиңү яулады.

Ярты елга якын барган ярышларның чемпионы 24 февральдә ачыкланды. Финал уеннарына “Спартак” (Базарлы Матак авыл җирлеге), “Айдар” (Базарлы Матак яшьләре), “Газчы”, “Агрокөллият”, Борискино, Түбән Әлки, Иске Алпар җирлекләре командалары үткән иде. Җиңүчеләрне ачыклау өчен киеренке көрәш барды. Инде 12 мәртәбә чемпион исемен алган “Алпар” командасы быел да  иң көчле булуын раслады. Икенче урынны – “Газчы” яулады. Призлы өченче урында – Түбән Әлки җирлеге командасы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев