Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Яңа Үргәгар җирлегендә 39 кеше өйдә тавыш бирә

Яңа Үргәгар авыл җирлегендә Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүчеләр исемлегендә 238 кеше исәпләнә.

–Россия Конституциясенә нинди төзәтмәләр тәкъдим ителү, аларның асылы, быелгы гомумроссия тавыш бирүенең үзенчәлекләре хакында авыл халкына җентекләп аңлаттык. Билгеле, санитар-эпидемиология шартлары нигезендә моны кешеләр белән турыдан-туры аралашмыйча гына эшләдек. Социаль челтәрләрдәге авыл төркеменә үргәгарлеләрнең барысы да кертелгән, кирәкле мәгълүмаларны нигездә шуннан һәм телефон аша җиткердек. Күп күргәзмә -агитация материаллары да кулланылды,- ди Үргәгар участок сайлау комиссиясе рәисе Энҗе Фәттәхова.

750 нче Үргәгар сайлау участогы авыл мәдәният йорты бинасында урнашкан. Участок сайлау комиссиясе әгъзалары иртәнге 9 дан 13 сәгатькә кадәр өйләргә  йөреп тавыш бирү үткәрәләр.

Биредә 39 кеше өйдән торып тавыш бирергә теләк белдергән. Болар нигездә өлкән яшьтәгеләр. Комиссия әгъзалары кичә 22 кешенең өендә булып, аларга  гражданлык бурычларын үтәү мөмкинлеге тудырганнар. Бүген калган 17 кешенең өйләрендә йөреп чыктылар. Аларның эшен без дә күзәттек.

Сайлау комиссиясе рәисе Энҗе Фәттахова һәм комиссия әгъзасы Айгөл Кыямова махсус саклану киемнәреннән, битлек һәм перчаткалардан. Һәр тавыш бирүченең өендә булганнан соң алар әлеге киемнәрне  яңасына алыштыралар. Алар капка тоткаларын, күчмә урнаны,  шулай ук кулларын һәр юлы махсус сыеклык белән зарарсызландырып торалар. Аңлашыла ки, болар барысы да йогышлы чир таралуга юл куймау максатында эшләнә. Менә сайлау комиссиясе әгъзалары өйдә тавыш бирәсе кеше яшәгән йортка киләләр. Энҗе белән Айгөл тавыш бирү бюллетене, битлек, перчатка һәм бер тапкыр кулланыла торган ручка салынган пакетны капкага элеп куялар да, капканы шакып я телефоннан шалтыратып хуҗаны чакыралар. Үзләре читкәрәк китеп торалар.Тавыш бирүче кеше өйдән чыгып, капкага эленгән пакетны ала һәм, кире өйгә кереп, бюллетеньгә үзе кирәк дип санаган билгене куя. Аннан соң ул, капканы ачып, шундагы күчмә урнага бюллетеньне сала. Үзе кереп китә. Шуннан соң гына комиссия әгъзалары күчмә урнаны алалар.

Комиссия әгъзалары белән бергә без Мөнәвәрә әби Сибагатуллина, Саҗидә һәм Габдулла Яруллиннар, Солтания Ибраһимова йортларында булдык. Бабай һәм әбиләргә тавыш бирү җаен төшенергә  социаль хезмәткәр Лилия Сибагатуллина да булышты.

Өлкәннәр тавыш бирүнең мөһимлеген аңлыйлар:

–Без гомергә сайлауларга йөрдек. Конституциягә үзгәрешләр кертү тормышыбызны тагын да яхшырту өчен кирәк дип әйтәләр. Шулай икән, без рәхәтләнеп тавыш бирәбез. Сугышлар гына булмасын, пенсиябез килеп торсын, халык имин, мул яшәсен, -ди әбиләр.

Энҗе Фәттахова әйтүенчә, күчмә урнага төшерелгән бюллетеньнәр сайлау участогына кайткач махсус сейф -пакетка салына һәм металл сейфка урнаштырыла. Әлеге документлар 1 июль көнне сайлау участогы ябылгач кына алып саналачак.

Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүнең беренче көнендә– 25 июньдә 86 үргәгарле үзенең гражданлык бурычын үтәгән инде.

Бүген 14.00 сәгатьтән тавыш бирү участокның үзендә дәвам итә. Авыл халкы мәдәният йортына килеп илнең Төп законы буенча үз фикерен белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев