Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Яңа Салман мәктәбендә яшелчә кәлшәләре үсә, сыерчык оялары ясап элгәннәр

Каникул озайтылды, мәктәпләр тынып калды, әмма язгы мәшәкатьләр дәвам итә.

Яңа Салман урта мәктәбендә ел саен бик күп яшелчәләр утырталар. Былтыр   халыкка да шактый бәрәңге саттылар. Мәктәп тирәсе көзгә кадәр чәчәкләргә күмелеп утыра. “Быел да бакчаларыбыз уңышсыз калмас. Тәрәзә төпләрендә  помидор, татлы борыч, төрле чәчәк  кәлшәләре  кояшка кинәнеп күкрәп үсеп утыра. Кәбестә үсентеләрен соңрак утыртабыз, гадәттә аны авыл халкына да сатабыз”,–ди мәктәп директоры Альберт Мәхмүтов. Коронавирус белән бәйле  вәзгыять тотрыкланыр, карантин бетәр, мәктәпләрдә тормыш җанланыр, дип өметләнә җитәкче. Мәктәп бакчасында инде  кинәнеп кошлар сайрый. Биредә узган ел укучылар ясап элгән дистәдән артык сыерчык оясын чистартканнар, яңаларын да урнаштырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев