Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Яңа Сихтермә авылында гаилә фермасы башлыгы Юрий Советников эшендәге проблемалар турында сөйли

Авыл эшмәкәрлегенең яңа төре – гаилә фермалары программасы гамәлгә кергәч, иң тәвәккәл һәм булдыклылар бу эшкә алынды.

 

 Юрий Советников – шундый тырыш авыл кешеләренең берсе. Туган авылы Яңа Сихтермәдә гаилә фермасы төзеп, ул уңышлы гына эшләп килә.

 

 

–Яшьли Мәскәүгә китеп, мин ун ел анда төзүче булып эшләдем. Әмма туган як үзенә тартты. Урман-суларга бай табигатебез, 28 генә йортлы туган авылым дөньяның иң газиз, иң матур төбәге булып тоелды, бик сагындырды. Эшләп туплаган акчаларыма яңа йорт салу нияте белән авылга кайтып урнаштым. Шунда  гаилә фермалары төзү өчен дәүләтнең  саллы ярдәм күрсәтүе турында ишеттем. Уйладым, әти-әни белән киңәштем дә, тәвәккәлләп шушы эшкә керештем,–дип бәян итә Юрий үзенең эшмәкәрлеккә кереп китү тарихын.

2012 ел була бу. Юрий  30 баш терлеккә исәпләнгән фермага нигез сала. Башта үз средстволарына төзи, аннан дәүләттән 780 мең сум күләмендә субсидия ала. Ферманы кирпечтән ышанычлы, ныклы итеп салалар. Терлек-туарны ишәйтәләр.

Юрий Советниковның гаилә фермасында хәзер 29 баш мөгезле эре терлек асрала. Боларның 13 е савым сыерлары, дүрт тана, ике үгез, калганнары бозаулар. Гаиләнең үз җирләре юк. Печәнне үзләре әзерлиләр, салам һәм бөртекне сатып алалар. Ашлыкка бәя югары түгел, анысы безнең өчен кулай, ди Юрий. Тик менә  көтүлекләрнең, печәнлекләрнең  елдан-ел кими баруы борчый фермерны.

Проблемалар ул гына да түгел. Сөткә бәяләрнең кимүе аркасында хуҗалык шактый зыян күргән. Хәзер Советниковлар “Әлки сөте” җәмгыятенә сөтне литрын 13 сумнан саталар. “Тәүлеккә 125 литр сөт тапшырабыз”,–ди Юрий.

Кышын фермага су бик начар килә, ә җәен бөтенләй сусыз калабыз, чиләкләр белән ташырга туры килә, дип тә зарлана фермер.

Терлекләрне бөтен гаилә белән бергә карыйлар. Без авылга килгәндә әтисе Виталий Леонидович сыерларны болынга көтәргә алып киткән иде. Иртән һәм кичен малларны аппарат белән савалар.

Авылга кайтып төпләнгәч, Юрий гаилә корып җибәргән. Түбән Колчурино авылыннан Галинаны килен итеп төшергән. Биш яшьлек кызлары София белән дүрт яшьлек уллары Ростислав үсеп килә. Юрий аларны машинасы белән Хузангайдагы балалар бакчасына йөртә. Әлегә әти-әниләре белән бергә яшиләр. Әмма инде үз өйләре дә өлгереп килә. Алар аны былтыр яшьләр программасы буенча сала башлаганнар. Зәвык белән төзелгән ике катлы йорт бөтен авылга ямь биреп тора. Авылны  Юрий Советников кебек туган ягын яратучы, үз эшенә бирелгән һәм авырлыклардан курыкмаучы кешеләр яшәтә дә инде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев