Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: яңгырлар үләннәрне чабып алырга комачаулый

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән видеокиңәшмәдә күпьеллык үләннәрнең беренче чалуын 15 июньгә чаклы алу бурычы куелды.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үләннәрдә витаминнарның да, туклыклы матдәләрнең дә шушы чорга кадәр әйбәт саклануын ассызыклады.

Районда күпьеллык үлән мәйданнары 13 мең гектарны били. Әлегә шуның 1,5 мең гектарында үләннәр теземнәргә салынган. Һава торышы печән хәзерләү өчен бик җайлы түгел. Шуңа беренче чабудан хуҗалыкларда сенаж хәзерләнә. Районда  6 мең тонна яшел масса базларга салынды.

Үлән каерылып үскән. Район территориясендә апрель, май, июнь айларында явым-төшем нормадан югары булды.

Сенаж салуда “Үзәк Әлки”, “Көньяк-Көнчыгыш Әлки”, “Көнчыгыш Әлки” филиаллары бик әйбәт эшлиләр. Яңарак кына “Көньяк Әлки” һәм “Көнбатыш Әлки” хуҗалыклары да сенаж салуга кереште.

“Хузангай” җәмгыятенең 2883 гектар күпьеллык үлән мәйданы бар. Биредә 200 гектарда үләннәрне теземнәргә салдылар.

Яңгырлы һава торышы чүп үләннәргә дә котырып үсәргә яхшы нигез тудыра. Күп хуҗалыклар чүп үләннәргә каршы гербицидлар кертү эшен әйбәт оештырганнар иде. 39,2 мең гектар җирнең 36,9 мең гектары чүп үләннәргә каршы химикатлар белән эшкәртелде.

Хәзер инде кукуруз, көнбагыш кырларында рәт араларын кичекмәстән эшкәртү бурычы тора. Ә ул культуралар бездә шактый зур мәйданда. Көнбагыш – 11915 гектар, кукуруз (бөртеккә, силоска) 10950 гектар били.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев