Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Якташыбыз Әхмәт Мәхмүт улы Рафиковка 105 яшь тулды

5 декабрьдә Бөек Ватан сугышы ветераны, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән якташыбыз, күренекле шагыйрь Әхмәт Мәхмүт улы Рафиковка 105 яшь тулган.

 
Әхмәт ага 1916 елда ул вакытта Спас өязенә кергән Иске Камка авылында, укытучы гаиләсендә дөньяга килгән. Алпар мәктәбен 1933 елда тәмамлап, колхозда эшләгән, аннары Алабуга мәдәни агарту техникумын тәмамлаган.
1941 елда Мәхмүт Рафиков фронтка китә. Туган илебезне яклап батырларча көрәшә ул. Авыр яралана, терелеп чыккач, кабат сугыша, Берлинны алуда катнаша. Аның күкрәген өстә аталганнардан тыш “Батырлык өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре бизи.
Тыныч тормыш башлангач, Әхмәт Рафиков Биләр районында башта укытучы, аннары партиянең район комитетында, район газетасында эшли.
Якташыбыз бик яшьли шигырьләр яза башлый һәм бу шөгыленә гомере буе тугры кала. Шигырьләре күп кенә газета һәм журналларда басыла. Татар шигъриятын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Россия Тынычлык фондының “Алтын медале” белән бүләкләнә.
Үзенең һәм хезмәттәшләренең сугышчан юлы турында да китап яза ул – “Калугадан Берлинга кадәр” дип атала әлеге басма. Китап татар һәм рус телләрендә басылып чыккан. Әхмәт Рафиковның икенче чәчмә әсәре 1917-1918 елларда татар авылында совет власте урнашу белән бәйле вакыйгаларны чагылдыра.
Якташыбыз хәзерге вакытта кызы тәрбиясендә Чиләбе шәһәрендә яши. Әхмәт ага, 105 яше тулуга карамастан, барысын да бик яхшы хәтерли, хәтта тагын бер тапкыр туган авылын күрергә теләвен дә яшерми. Бу көннәрдә аны бик күпләр туган көне белән котлый. Безнең газета аша якташлары - Әлки районында, туган авылы Иске Камкада яшәүчеләрдән дә сәламнәр һәм җылы теләкләр барып ирешсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев