Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерде

Район янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре мәктәп һәм бакчаларның яңа уку елына әзерлеген тикшерделәр.

Янгын күзәтчелеге баш инспекторы Радис Инсапов хәбәр итүенчә, МЧС белгечләре райондагы барлык белем учреждениеләрендә – 37 мәктәп һәм 31 балалар бакчасында янгын хәвефсезлегенең ни дәрәҗәдә тәэмин ителүен бәяләгән. Тикшерү эшләре белән беррәттән, алар ут чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү буенча хезмәткәрләр белән күнекмәләр дә үткәргән. Мәктәп җитәкчеләренә һәм янгын хәвефсезлеге өчен җаваплы хезмәткәрләргә кирәкле консультацияләр бирелгән.

“Районның белем учреждениеләре беренчел ут сүндерү чаралары, автомат янгын сигнализациясе һәм янгын турында хәбәр итү системасы, шулай ук ут-күз чыгу турында автомат рәвештә янгын сүндерү частенә хәбәр бирү җайланмалары белән тулысынча тәэмин ителгән”,–ди Радис Инсапов. Дөрес, кайбер кимчелекләр дә ачыкланган, һәм алар кыска вакыт эчендә төзәтелгән (устранены). Балалар учреждениеләрендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар ел әйләнәсе дә үткәрелеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев