Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Яшь имәннәр” лагерендә ял итүчеләр төз атуда ярыштылар

“Яшь имәннәр” балаларны савыктыру лагерендә пневматик мылтыктан төз ату буенча ярышлар үткәрелде. Аларда малайлар гына түгел, кызлар да сынатмадылар.

10 июньнән лагерьда беренче смена эшли башлады. Уку елы дәвамында талчыккан балалар рәхәтләнеп ял итәләр. Педагоглар алар белән төрле чаралар үткәрәләр, ярыш һәм бәйгеләр оештыралар, төрле һөнәрләргә өйрәтәләр.

Марат Хөснетдинов җитәкчелегендәге ДОСААФ район оешмасы балалар белән мылтыктан төз ату ярышлары үткәрде. Бу бәйгедә “Яшь имәннәр” дә ял итүче малайлар һәм кызларның барысы да бик теләп, шатланып катнаштылар. Түбән Әлки мәктәбенең тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгын саклау дәресләрен укытучы Рәфәс Билалов балаларга һава мылтыгыннан ату кагыйдәләрен өйрәтте.

Менә яшь мәргәннәр бер-бер артлы мишеньгә ата башладылар. Бик мавыктыргыч булып чыкты ату ярышы. Барысы да тырыштылар, иптәшләре атканда калганнар аларга киңәш һәм көч биреп торды. Нәтиҗәдә кызлар арасында призлы урыннарны Реана Агапова, Зилә Низамова, Камилә Гайнуллина алдылар. Малайлар арасында иң төз атучылар – Марк Стратонов, Самат Зәйдуллин, Зөфәр Зәйнетдинов.

ДОСААФ оешмасы җитәкчесе оста атучы малайларга һәм кызларга дипломнар, бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев