Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Югары Колок-Тукай” автомобиль юлы ремонтка ябылды

“Югары Колок-Тукай” автоюлының ремонтка ябылуы сәбәпле, транспорт хәрәкәте вакытлыча “Базарлы Матак-Болгар” трассасына күчә.

Әйтергә кирәк, бу юлның Салман авылы янәшәсендәге участогында хәрәкәт киеренкелеге күп тапкыр артты. Автоинспекторлар тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргыч элементлар куллануның мөһимлеге хакында тагын бер кат искәртәләр. Көн озынлыгы акрынлап кими, шуңа “берни булмас әле” дип ваемсыз булмаска, киемгә яисә рюкзак-букчаларга яктылык кайтаргычлар беркетергә кирәк. Беренче карашка вак-төяк булып күренгән бу әйбер көн саен күпме гомерләрне коткара. Белеп торыгыз, җәяүлеләрнең “яктырткычлар” куллануы аларны  транспорт чарасы бәрдерү куркынычын 6,5 тапкыр киметә.  Чөнки яктылык кайтаргыч элементы булган җәяүлене машина йөртүче шактый ерак арадан  – 30 метр урынына 150 метрдан –күрә. Ә ерак ут белән барганда руль артындагы кеше җәяүлене 400 метрдан ук шәйләп ала. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев