Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Югары Әлморза төп мәктәбе укучылары “21 гасыр кулибиннары” республика бәйгесендә җиңүләр яулап кайтты

Югары Әлморза төп мәктәбе укучылары “21 гасыр кулибиннары” республика олимпиадасыннан кабат җиңү яулап кайтты.

Әлеге бәйге Казан федераль университетының инженерлык институтында узды. Олимпиадада үзе ясаган логопед аппараты белән катнашып, 8 сыйныф укучысы Азалия Шәяхмәтова олы төркемдә беренче урынга лаек булган. 7 сыйныф укучысы Ленар Билаловка исә урта төркемдә беренчелек бирелгән. Ул жюри хөкеменә умартачылар хезмәтен җиңеләйтә торган җайланмасын тәкъдим иткән. Шул ук төркемдә Иделия Сәгъдәтшина икенче урын алган. Ул уйлап чыгарган портатив зарядка приборы (порт. зарядоустройство) да югары бәяләнгән.

Яшь уйлап табучылар шушы мәктәп укытучысы, район балалар иҗат йортының “Яшь техник” түгәрәге җитәкчесе Марс Нотфуллин кул астында шөгыльләнеп, аңардан осталыкка өйрәнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев