Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Югары Матак авылында беренче сайлаучы тавыш бирде

Тавыш бирүнең төп көнендә Югары Матак авылыннан беренче сайлаучы РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашты.

Бүген Таисия Ярославлева 725нче сайлау участогына беренче булып килде һәм төзәтмәләр буенча тавыш бирде. Ул РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча үз позициясен болай аңлатты:

– Ил язмышына һәм дөньяда барган хәлләргә битараф түгел. Мин РФ Президенты Владимир Путинның һәм аның сәясәтен хуплыйм. Мин Россия Конституциясенә кертелә торган социаль гарантияләргә һәм үз пенсиямнең күләмен арттыруга исәп тотам, - диде ул.

30 июнь кичендә 725нче участок сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, тавыш бирүдә 162 кеше катнашкан, бу әлеге участокта беркетелгән сайлаучыларның гомуми санының 80% ын тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев