Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы юл эшчеләре буранлы төндә эшләп, иртәнгә районның барлык авылларына диярлек юлларны ачтылар

16 сыннан 17 гыйнварга каршы буранлы төндә район юлларында “Алексеевскдорстрой” Әлки участогының 21 берәмлек техникасы эшләде.

Узган тәүлектә Идел буеның барлык өлкәләрендә диярлек көчле буран булды. Районыбыз юлларына да ул урап-урап кар көртләре өйде. Юл хезмәте коллективы бу көннәрдә көчәйтелгән режимда эшләде. 13 “КамАЗ” (шуның 7 се комлы-тозлы катнашма сиптерә торган) район юлларыннан кайтып керми төне буе эшләп чыкканнар. Моннан тыш, МТЗ, грейдер, погрузчик кебек техникага да эш күп булган. Район участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин әйтүенчә, буран бигрәк тә Кошки, Салман, Чуаш Борнае, Иске Чаллы, Мамыклы якларына  карны күп салган. Юлларның ул юнәлешендә кар чистарту техникасы төне буе туктаусыз эшләп чыккан.

Төнлә берара яңгыр да ява башлаган. Юллар бозлавыкланган. Шуңа күп участокка комлы-тозлы катнашма сиптерү эше дә алып барылган. Иртәнге сәгатьләргә инде районның барлык авылларына да диярлек юллар кар көртләреннән ачылган.

Бүген көндез авылларда урам юлларын кардан арындыру эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев