Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы юл төзү участогы токаре Виталий Яковлев теләсә нинди тимерне буйсындыра

Тиздән 50 яшен тутыручы Виталий Яковлев 30 елга якын токарь хезмәтендә.

Тиздән 50 яшен тутыручы Виталий Яковлев 30 елга якын токарь хезмәтендә. Ул үзе Иске Тахталыда туып үскән. Өч ел хәрби диңгез флотында Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәч, башта Ульяновск шәһәренә кайтып урнашкан. Токарь һөнәрен үзләштереп, бер-ике ел станок артында эшләп тә алган.

Әмма туган як егетне үзенә тарта. Һәм Виталий район үзәгенә  кайта, башта май заводында, аннан шактый еллар “Актай” совхозында токарь хезмәтен башкара.

–“Актай”да остаханәдә бөтен төр ремонтны ясарлык җиһазлар бар иде. Ул чактагы совхоз директоры Дамир Насыйбуллин файдалануда булган әллә никадәр җайланма алып кайтты. “Виталий, син бу станокны эшләтәчәксең”,–дия иде. Мин ул җиһазларны шөребенә кадәр сүтеп, янәдән җыеп, кулланырлык хәлгә китердем. Совхозда 1952 елда чыккан токарь станогында эшләдем. Тора-бара шул станок белән юл төзү оешмасына күчтем. Менә 12 ел инде “Алексеевскдорстрой”ның район участогында хезмәт куям,–дип сөйли Виталий.

–Ә үзегез белән күчкән станок исәнме, эшлиме?–дим.

–Бер-ике ел элек кенә бераз яңарагына алыштырдык. Ә теге “өлкән яшьтәге” станок складта, аз гына ремонтласаң әле хезмәт итәрлек анысы да,–ди тәҗрибәле токарь.

Виталий ... эш бүлмәсендә шифаханәдәге кебек чисталык. Монда һәр нәрсә үз урынында. Бер чүп, тузан әсәре күрмәссең. Бүген оста ике станокта эшли. Күләмлерәк әйберләрне зур станокта ясый, ә шөреп, гайкаларны кечкенәсендә кырдырып коеп куя.

Филиал базасы мөдире Илмир Гайфуллин да токарьның осталыгын мактап сөйли:

–Кайвакыт теге яки бу техниканың бик четерекле детале ватыла. Моны инде  безнең токарь станогында ясап булмас, дип шикләнеп кенә Виталийга күрсәтәбез. Ә ул “эшләп карыйм әле”, дип ала да шуны нәкъ заводтагы сымак ясап та бирә,–ди.

Виталий Яковлев исә тыйнак кына:

–Әгәр детальне станокка беркетеп булса (зажимать, закрепить), бөтен нәрсәне дә эшләргә мөмкин, минемчә,–дип куя.

Юл хезмәте ул тәүлек буе башкарыла. Кайвакыт төнге сменадагы берәр техника ватылса, Виталий ял вакыты дип тормый, шунда ук эшенә килеп ясап та бирә. Яшәве дә эш урыныннан ерак түгел икән.

Виталий ... зур тату гаилә башлыгы. Җәмәгате белән алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Кыскасы, эштә дә, гаиләдә дә күпләргә үрнәк ир-егет ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев