Әлки районы юлларында елның беренче яртысында 71 авария булган
Бер гомер өзелгән, дүрт кеше имгәнгән
Юл фаҗигаләрендә бер кеше үлгән, дүрт кеше яраланган. Зыян күрүчеләр арасында бер бала да бар. 115 транспорт чарасы зарарланган. Район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре елның беренче алты аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1113 очрагын ачыклаганнар. Шул исәптән руль артына исерек хәлдә утырган 28 йөртүче тоткарланган. Хәвефсезлек каешын куллану белән бәйле кагыйдәләрне бозуның 182 очрагы ачыкланган. 32 очракта рульдә утыручылар билгеләнгән хәрәкәт тизлеген арттырган. 7 кеше машинага “права”сыз утырган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафны вакытында түләмәгән 71 кешегә карата материаллар судка юлланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев