Әлки районы ЗАГС бүлегендә майда ике никах, биш бәби теркәлгән
Яңалыклар

Әлки районы ЗАГС бүлегендә майда ике никах, биш бәби теркәлгән

Район ЗАГС бүлегендә майда биш бәбине исәпкә алганнар.

Нарасыйларның икесе малай, өчесе кыз. Бер бала – гаиләдә беренче, өч бала икенче булып туган. Ә бер гаилә – Базарлы Матакта яшәүче Азат һәм Раилә Хуҗиннар – дүртенче бәбиләрен алып кайткан. Уллары Арслан дөньяга килгәч аларның хәзер ике малайлары, ике кызлары булган.

Ә ел башыннан бирле ЗАГС бүлегендә 47 бәби исәпкә алынган. Аларның 29 ы – малай, 18 е кыз. Тугыз бала – гаиләдә беренче, 15 бала –икенче, 16 бала – өченче, 5 бала – дүртенче булып дөньяга килгән. Берәр гаиләдә алтынчы һәм җиденче нарасыйларын сөю бәхетен татыганнар.

Узган айда районда ике пар өйләнешкән, ел башыннан 24 никах теркәлгән. Тик менә  майда дүрт гаилә таркалган, ә биш айда 13 пар араларын өзгән. Узган айда 23 кеше, ә ел башыннан 121 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән.

Чагыштыру өчен: былтыр майда район ЗАГС бүлегендә 9 бәби (ел башыннан – 47) теркәлгән, 3 пар (19) гаилә корган, 1 пар (8) аерылышкан, 28 кеше (131) вафат булган.


Нет комментариев