Әлки районы ЗАГС бүлегендә Валентин һәм Людмила Калмыковлар никахлашты
Яңалыклар

Әлки районы ЗАГС бүлегендә Валентин һәм Людмила Калмыковлар никахлашты

Бүген, яз кояшы җирне җылы нурлары белән аеруча юмарт коендырган 5 март көнне, район Никахлашу залында Валентин һәм Людмила Калмыковларның законлы никахы теркәлде.

 

Валентин безнең район егете – Түбән Колчурино авылыннан. Ә кәләшен ул ерак Чуашия республикасы Канаш районыннан алып кайткан.

Яңа төзелгән гаиләгә бәхетле, шатлыклы, мәхәббәтле тормыш телибез.

Район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина әйтүенчә, иртәгә, 6 март көнне тагын бер пар никахлаша. Гомумән, март ае туйларга бай булачак, ди Энҗе ханым.

 


Нет комментариев