Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: ЗАГС хезмәткәрләре бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Кеше гомерендәге өч туй да шушы бүлек аша уза.

Бүген – 18 декабрьдә, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Бу көнне илебездә ЗАГС органнары төзелүгә 102 ел тула.

Әлеге бүлек хезмәткәрләре башкара торган эшнең әһәмияте әйтеп бетергесез. Кеше тормышындагы иң мөһим вакыйгалар һәммәсе ЗАГСта теркәлә. Бу хезмәт үзенә күрә кеше гомерләре сәхифәләрен (летопись) язып бара. Үз гомерендә һәркем бер генә тапкыр булса да ЗАГСка мөрәҗәгать итә. Кешенең өч туе да – дөньяга килүе, никахка керүе һәм соңгы туе – үлеме биредә теркәлә.

Быел район ЗАГС бүлегендә 98 бәбине исәпкә алганнар. Биредә 68 пар законлы никахлашкан. Шул ук вакытта 36 гаиләнең таркалуы, 318 райондашыбызның якты дөньядан китүе теркәлгән.

Кайберәүләр ЗАГС бүлеге эшен туйлар, шампан шәрабләре белән бәйләп кенә күзаллый. Чынлыкта исә бу бер дә алай түгел, әлеге бүлек хезмәткәрләренең эше гаять күпкырлы. Югарыда әйтелгәннәрдән тыш, исем алыштыру, баланың әтисе булуны раслау (установление отцовства), актларга үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертү кебек биниһая хезмәтләр биредә башкарыла. ЗАГС хезмәткәрләре гражданлык халәте актларына дәүләт теркәве турында бик күп белешмәләр дә бирәләр. Мондый белешмәләрне сорап аларга илнең төрле почмакларыннан мөрәҗәгатьләр килә. Әйтик, ел башыннан бирле район ЗАГС бүлеге шундый 573 белешмә әзерләп тапшырган.

Район ЗАГС бүлеге белән үз эшенең чын остасы Энҗе Хәлиуллина җитәкчелек итә. Бүлек белгече Розалия Сафина да бу катлаулы хезмәтне зур тырышлык белән башкара, ул байтак еллар әлеге бүлекнең җитәкчесе булып та эшләгән иде. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, сәламәтлек, уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев