Район ЗАГС бүлегендә узган елда 103 яңа туган баланы теркәгәннәр.
Ел буена бүлектә 94 пар язылышкан, әмма, ни аяныч, 43 гаилә таркалган. Тагын бер күңелсез сан – 255 райондашыбыз арабыздан киткән.
Ә узган елның декабрендә ЗАГС бүлегендә туу турында 3 таныклык бирелгән, 12 парның законлы никахы теркәлгән. Елның соңгы аенда 3 пар аерылышкан, 17 кеше үлгән.
Чагыштыру өчен: 2018 елда район ЗАГС бүлегендә 133 бала теркәлгән булган, 79 пар өйләнешкән, ел дәвамында 44 гаилә араларын өзгән, 293 вафат булган.
Нет комментариев