Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Үзебезне һәм әйләнә – тирәдәгеләрне саклыйк

Бу атнада “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе коронавирус темасыннан башланды. Район башлыгы Александр Никошин әлеге куркыныч вирустан саклануга юнәлтелгән чараларны төгәл үтәү зарурлыгына басым ясады.

Районда COVID-19 вирусын йоктыруның 21 очрагы теркәлгән. Соңгы вакытта коронавирус белән авыру очраклары күзәтелми. Әмма тынычланырга иртә әле. Россиядә  коронавирус буенча статистика шактый хәвефле (тревожить). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та видеоэлемтә режимында үткәрелгән соңгы киңәшмәдә Роспотребнадзор билгеләгән барлык таләпләрнең катгый үтәлергә тиешлегенә игътибарны юнәлтте.

Александр Никошин районда  коронавирус таралуга юл куймау мәсьәләсенә җитди әһәмият бирү зарурлыгын кат-кат әйтте.

–Кибетләрдә, даруханәләрдә, кафе һәм ашханәләрдә һәркемнең битлектән булуы мәҗбүри. Эш урыннарында кешеләрнең температурасын үлчәү зарур. Кулларны антисептиклар белән эшкәртүнең, сабын белән ешрак юуның мөһимлеген дә һәркем истә тотсын иде. Мондый саклык чаралары коронавирустан гына түгел, грипп, ОРВИ кебек йогышлы чирләрдән саклану җәһәтеннән дә  әһәмиятле бит,–диде район башлыгы.

Битлек режимын үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган. Полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә начальнигы Раил Мирзазанов әйтүенчә, районның хокук сакчылары сәүдә объектларында Роспотребнадзор таләпләренең үтәлешен тикшерү буенча көн саен рейдлар үткәрәләр. Соңгы өч көндә генә дә битлек режимын бозуның 17 очрагы ачыкланган. Кагыйдә бозучыларга карата беркетмәләр төзелеп, район судына юлланган.

– Кибет-даруханәләргә кергән һәр кешенең битлектән булуы зарур. Шулай булмаган очракта аларга хезмәт күрсәтелергә тиеш түгел.  Ә сәүдә объектларында  эшләүчеләргә битлектән һәм пирчәткәдән булу таләп ителә. Сатучы бу кагыйдәне бозса, кибет хуҗасы – хосусый эшмәкәр дә административ җаваплылыкка тартыла,–ди Раил Мирзазанов.

Коронавирусның нинди мәкерле чир булуы, байтак очракта кеше үлеменә китерүе хакында яхшы мәгълүм. Аннан саклану өчен тиешле саклык чараларын төгәл үтәү – социаль дистанция саклау, битлек кию, кулларны зарарсызландырып тору мөһим. Үзебезне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне куркынычтан аралау өчен бу таләпләрне үтәүгә җитди карыйк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев