Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәге Базарлы Матакта бүген Майчабу һәм 8 Март бәйрәмнәренә багышланган зур ярминкә гөрли

Мәгълүм булганча, бу атнада православныйлар Майчабуны бәйрәм итәләр.

Ә бу бәйрәмдә гомер-гомергә халык уен-көлке, җыр-биюләр белән кышны озаткан, төрле начар гадәтләр символы – карачкыны яндырган.

Базарлы Матак үзәгендә оештырылган ярминкәдә, алдан вәгъдә ителгәнчә, халык өчен кирәкле  бик күп товарлар сатылды. Фермерлар,  шәхси хуҗалык тотучылар әллә ничә урында мөгезле эре терлек ите, каз, үрдәк, тавык түшкәләре тәкъдим итте. Халык аларны кинәнеп алды. Сөткә, каймак-эремчеккә, кортка да сорау зур булды. Яңа тотылган елга балыгының да сатуда төрледән-төрлесе бар иде. Мәктәпләр, авыл җирлекләре башкарма комитетлары алып килгән тазә һәм тозланган яшелчәләрне, кайнатмаларны, мәтрүшкәне, сөт ризыкларын да рәхәтләнеп алдылар.

Кул эше осталары ярминкәгә агачтан ясаган йорт кирәк-яраклары, бәйләгән әйберләр алып чыкканнар иде. әлеге сәүдә өстәлләре тирәсендә дә халык мәш килде.

Белүебезчә, Майчабуның төп сые – коймак. Берничә авыл җирлегеннән коймак пешерү хәстәрен дә күреп килгәннәр иде. Алар газ плитәсе өстендә пешереп, теләүчеләрне кайнар коймак белән сыйладылар.

Ярминкәдә күңелле, дәртле музыка яңгырап торды. Культура хезмәткәрләре җырлар-такмаклар белән урамнан уздылар, Үзәк паркта бик матур концерт күрсәттеләр.

Үзәк парк уртасына урнаштырылган карачкыны – яман гадәтләр символын яндыру да бәйрәмнең иң күңелле мизгелләреннән берсе булды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев