Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәге кышкы чорга әзерме?

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан кыш айларында юлларны кар көртләреннән, бозлавыктан арындыру өчен тиешле барлык әзерлек чаралары күрелгән.

Моның өчен файдаланылачак техниканың торышын район башлыгы Александр Никошин да карады.

Әйтергә кирәк, җирлек башкарма комитетының техник базасы нык, кирәкле машина-механизмнар шактый күп, узган елда карны юл читенә төрттереп төшерә, комлы-тозлы катнашма сиптерә торган җиһазлар куелган “КамАЗ” автомобиле алынган иде. Аңарчы тротуарларны, паркларны кардан чистарту өчен кечкенә трактор сатып алдылар. Шулай ук төягечле МТЗ тракторы, йөк ташу өчен “КамАЗ” машинасы да бар. Район үзәге урамнарына, тротуарларга бозлавык булганда сиптерү өчен кирәк кадәр комлы-тозлы катнашма әзерләнгән.

Александр Никошин боларга өстәп лизингка автогрейдер һәм югары егәрлекле төяү тракторы алырга киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев