Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәген тәзекләндерү буенча зур эш башкарыла

​​​​​​​Быел Базарлы Матак авыл җирлегенең башкарма комитеты район үзәген тәзекләндерү буенча зур эш башкарырга ниятли.

 Районыбыз кешеләре һәм килгән кунаклар төп юл буенча чәчәкләр утыртылуына, клумбалар ясалуына, фонарьларда урнаштырылган гөл чүлмәкләренә, һичшиксез, игътибар иткәннәрдер.

Хәзер исә башкарма комитет хезмәткәрләре юл буйларындагы коймаларны буйый. Крайнов, Кояшлы, Тукай һәм Мәктәп урамнары тагын да матурайды.

-Беренче чиратта, урамнарның ни дәрәҗәдә уңайлы һәм матур булуы авыл кешеләренең үзләренә бәйле. Йорт каршында кулланылмаган төзелеш кирәк-яраклары, чүп үләннәре үскән ком, бүрәнәләр, агач төпләре еллар буе ята. Хуҗалар әлеге әйберләрнең урамнарны ямьсезләп торуына игътибар итмичә, көн саен шуннан уза. Югыйсә мондый өемнәр янгын-коткару бүлекчеләренә үтәргә дә киртә була бит, - дип, авыл кешеләреннән йорт яннарын тәртипкә китерүләрен үтенә Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев