Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәгендә 9 май иртәсендә “Үлемсез полк” акциясе була

Соңгы елларда “Үлемсез полк” маршы Җиңү бәйрәменең аерылгысыз өлешенә әверелде. Ул бөтен ил күләмендә зур колач белән үткәрелә.

Районыбызда да 9 майда Хәтер маршына чыгу күркәм традициягә әйләнде. Узган ел Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм тылда ил азатлыгы өчен көрәшкән якыннарының портретлары белән меңнән артык әлкиле бердәм сафларда урамнардан узды.

Быел “Үлемсез полк” акциясе тагын да зуррак масштабта үтәр дип күздә тотыла. Бөек Җиңү көнен якынайткан әти-әниләребез, әби-бабаларыбызның, туганнарыбызның батырлыгы хатирәләрен яңартып, аларның фоторәсемнәре белән илкүләм “Үлемсез полк” маршына кушылыйк. Теләге булган һәркемне Хәтер маршында катнашырга чакырабыз. Моның өчен 9 Майда сәгать 9 га Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы янына (Крайнов урамы) җыелырга кирәк. “Үлемсез полк” маршы 9.45 сәгатьтә башланачак. Аның сафлары Крайнов, Ленин урамнары буйлап Мәңгелек ут каршына юнәләчәк. Биредә сәгать 10 да тантаналы бәйрәм митингы башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев